Белгеч зарарлы производствода эшләүчеләр өчен ташламалар турында искә төшерде

Хезмәт шартлары зарарлы, хәтәр булган производстволарда эшләүчеләргә күп кенә социаль ярдәм чаралары күрсәтелеп килә. Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Аның искәртеп үтүенчә, Россия Хезмәт кодексы нигезендә, мондый хезмәткәрләргә өстәмә хезмәт хакы түләнелә. Минималь өстәмә нормаль шартларда эшләүчеләр өчен билгеләнгән тариф ставкасы яки окладның 4 процентын тәшкил итә.

Балынин шулай ук махсус бәяләү нәтиҗәләре буенча хезмәт шартлары икенче, өченче, дүртенче дәрәҗәдә зарарлы яки хәтәр шартларга кертелгән хезмәткәрләргә еллык өстәмә түләүле ял бирелүен билгеләп үткән. Аның минималь озынлыгы 7 календарь көнен тәшкил итә.

Моннан тыш белгеч аңлатып үткәнчә, 30 шәхси пенсия коэффициентын туплап, эш стажы һәм үзенчәлекләре буенча кайбер шартларны үтәүчеләргә картлык буенча иминият пенсиясе вакытыннан алда билгеләнергә мөмкин.

Аның сүзләренә караганда, җир астындагы эшләрдә, кайнар цехлар яки зарарлы производстволарда кимендә 10 ел (ир-атлар) һәм 7 ел да 6 ай (хатын-кызлар) эшләп, ким дигәндә 20 еллык һәм 15 еллык иминият стажын туплаучы ир-атлар – 50 яшьтә, хатын-кызлар – 45 яшьтә пенсиягә чыгарга мөмкин.

Белгеч шулай ук авыр шартларда кимендә 12 ел да 6 ай (ир-атлар) һәм 10 ел (хатын-кызлар) эшләгән ир-атларның – 55, хатын-кызларның – 50 яшьтә пенсиягә чыга алуын билгеләп үткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.