Күрше республиканың сәнәгать зонасына пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән

Пилотсыз очкычлар ТР белән күрше Башкортстандагы сәнәгать зонасына һөҗүм иткән, дип хәбәр итә төбәк башлыгы Радий Хәбировка сылтама белән «Татар-информ».

«Салават промзонасына дошман БПЛАларының массакүләм атакасы кире кагылды. Бәреп төшерелгән пилотсыз очкычлар җимерекләре төшү аркасында килеп чыккан төтен чыганаклары бар», — дип язган Хәбиров социаль челтәрләрдә.

Һөҗүм нәтиҗәләрен оператив хезмәтләр бетерә, дип өстәде ул. Зыян күрүчеләр юк.