Мошенниклар Төркиягә ял итәргә барырга җыенучыларны бик нык алдый башлаган

Быел җәен Төркиядә аферистларның туристларны социаль челтәрләр аша алдау очраклары бик нык арткан. Турагент Доган Гюнеш «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сөйләп үткәнчә, кырыгалдарлар агентлыклар һәм кунакханәләрнең ялган сайтларын булдыра, һәм аларны чыныннан аерып та булмый диярлек.

Алдау әмәле бик гади генә: кеше тур эзли башлауга, реклама пәйда була, ә мошенниклар шул арада ялган сайтка сылтама чыгарып куя. Арзанлы бәяләр белән кызыктырып, «акция көн ахырына кадәр генә» яки «соңгы ике номер» дигән булып, «кычкыра». Кеше исә, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырасы килмичә, акча күчерә. Нәтиҗәдә бронь расланмыйча кала, ә Төркиягә килгәч, андый кунакханәнең бөтенләй дә булмавы ачыклана.

Моңа кадәр TURSAB ассоциациясе башлыгы Фируз Баглыкая мондый җинаять очралары артуы турында кисәткән. Мошенниклар туристларны башлыча Instagram һәм WhatsApp (Россиядә тыелган Meta экстремистлык оешмасына карый торган платформалар) аша алдый икән.

Ул бары тик ышанычлы агентлыклардан гына турлар сатып алырга, сайтларның адресларын тикшерергә, акчаны шәхси картага түгел, бәлки компанияләр счетларына гына күчерергә киңәш иткән.