Ифтарда Саба районыннан да катнаштылар
Мөселманнарда 19 февральдә изге Рамазан ае башланды.
“Ватан сакчылары” дәүләт фондының Татарстан филиалы Алсу Маликова җитәкләгән үзәк ярдәмендә махсус хәрби операция ветераннары һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләре өчен ифтар мәҗлесе оештырды.
Авыз ачу программасы барлык мөселман традицияләрен саклап оештырылган уртак табынны үз эченә алды һәм җылы, ихлас мохит тудырды. Кунаклар өчен яшь артистлар концерт программасы белән чыгыш ясады.
Аеруча аралашуга игътибар бирелде: ветераннар һәм гаилә әгъзалары үз фикерләре, хатирәләре белән уртаклаша, бер-берсенә терәк һәм рухи ярдәм таба алдылар.
Ифтарда Саба районыннан хәрби бурычларын үтәәндә һәлак булганнарның әниләре, ялгыз калган хатыннары, туганнары – 11 кеше катнашты.



