Сарманда Германиядә хезмәт иткәннәр очраштылар

Сарманда Германиядә хезмәт иткәннәр очраштылар

Бүген, 9 июньдә, Германиядә совет гаскәрләре төркеме оешуга 81 ел тула.

Шул уңайдан Сарманның Үзәк ял паркында тантаналы чара үткәрелде.

Район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова чарада катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләде, юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарга район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатларын һәм истәлек бүләкләрен тапшырды. Рантамак авылыннан Илфар Закировка исә бүген 60 яшь тула.

Юлия Равил кызы сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Ленар Һадиуллин да кушылды, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм оештыруга кушылучыларга рәхмәт белдерде. Яу кырында ятып калганнар һәм тыныч тормышта мәңгелеккә күчкән төркемдәшләр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

«Хәрби кардәшлек» оешмасы әгъзалары да котлаулардан читтә калмадылар. Германиядә совет гаскәрләре төркеменең район буенча администраторы Рамил Юнысов ветераннарга аерым рәхмәтен белдерде. Ахырдан барысы да күккә «Тынычлык күгәрченнәре»н очырдылар, мемориалга чәчәкләр салдылар, район үзәге урамнары буенча автоколонна белән үттеләр.