Татарстанда бүген томан һәм бозлавык көтелә, +12 градуска кадәр җылытачак

Дүшәмбе көнне республикада алмашынучан болытлы һава көтелә.

Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшәчәк, юлларда бозлавык сакланачак.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -16дан -6 градуска кадәр булачак, аязганда исә -10 градуска кадәр суытачак. Көндез һава +4...+9 градуска кадәр җылыначак, кайбер урыннарда температура +12 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Җил көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 4–9 метр тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә термометр баганалары -1...-3 градуска кадәр төшәчәк, түбәнлекләрдә -7 градуска кадәр салкын булачак. Көндез исә һава +7...+9 градуска кадәр җылыначак.