Апаста балалар Сабан туе узачак

Апаста балалар Сабан туе узачак

30 май көнне 10.00 сәгатьтә районның Үзәк ял паркында балалар өчен күңелле Сабан туе бәйрәме узачак.

(25 май, “Апастово-информ”).

Бәйрәм программасында тантаналы ачу, котлаулар һәм концерт чыгышлары каралган. Шулай ук балалар өчен спорт уеннары, төрле күңелле ярышлар оештырылачак. Буйлы курчаклар һәм мастер-класслар да бәйрәм кәефе өстәячәк.

Оештыручылар район халкын һәм кунакларны бәйрәмгә чакыра.

0+