Бүген республикада 30 меңнән артык ат исәпләнә, аларның 13 меңе – шәхси хуҗалыкларда. Бу турыда журналистларга Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов хәбәр итте.
– Татарстан өчен атлар – авыл хуҗалыгының мөһим өлеше генә түгел, ә милли мәдәниятебез, традицияләрнең мөһим элементы. Әлеге вакытта республикада 30 меңнән артык ат бар. Аларның 17 меңе – эре һәм фермер хуҗалыкларында, 13 меңе – шәхси хуҗалыкларда тәрбияләнә, – диде ул.
Татарстан нәселле атлар үрчетүгә дә зур игътибар бирә. Республиканың Яңа Чишмә районында нәселле ат заводы эшли. Монда Рус, Орлов, Америка токымнары үрчетелә.
– Әлеге завод экспортка да эшли. Ул Орлов токымлы атларны башка илләргә сата. Шулай ук токымлы атларны тәрбияләү, үрчетү һәм ат спорты өчен үстерүгә дә зур игътибар бирәбез. Шулай ук нәселле хуҗалыкларда 1200 баш ат асрала, аларның 600е – бия. Безнең атлар ярышларда алдынгы урыннарны ала, – ди Гөлүс Баязитов.
Узган ел татар токымлы атларның саны 200 башка артып, 1260 башны тәшкил иткән. Министр урынбасары узган ел Казан аграр университеты базасында татар токымлы атлар буенча селекция үзәге ачылуын да әйтте.
Шулай ук Татарстанда атчылык тармагын үстерү ниятеннән төбәк проектын булдырдылар. Ул 20027 елдан алып 2031 елга кадәр исәпләнгән.
– Ул авыл хуҗалыгы юнәлешенә генә түгел, ә ат спортына да юнәлдерелгән. Аның төп максаты – атларның баш санын, продукция күләмен арттыру, селекция сыйфатын яхшырту, милли мәдәни үзәкне булдыру. Төрле токымдагы бия сатып алуда, шулай ук ат сарайларын төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләүдә ярдәм алырга мөмкин булачак, — диде Гөлүс Баязитов.



