2050 елга яман шеш очракларының ике тапкыр арту куркынычы турында кисәттеләр

Илләр ашыгыч чаралар күрмәсә, дөньяда һәр ел саен ачыкланып килүче яман шеш очраклары 35 миллионга (2024 елда – 20,6 миллион) җитәргә мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шул хакта хәбәр иткән, дип яза “Российская газета”.

Оешманың рак буенча бөтендөнья докладына караганда, 2050 елга планетада яшәүчеләрнең 92 проценты шәхсән үзләре яки якыннары аша яман шешкә юлыгырга мөмкин. Документта шулай ук чирне ачыклау һәм дәвалаудагы күзгә бәрелеп торган тигезсезлекләр күрсәтеп үтелгән. Мәсәлән, бай илләрдә сөт бизләрендә яман шештән савыгучылар – 85 процент, ә фәкыйрь илләрдә – нибары 40 процент кына тәшкил итә. Шул ук вакытта илләрнең 39 процентында гына азмы-күпме дәвалану мөмкинлекләре булдырылган.

Чир сәбәпләренә килгәндә, алар кими: аерым алганда, тартучылар саны 2010 елдагыга караганда 27 процентка азайган. Белгечләр хәмерне дә, аеруча яшьләрнең, 15 ел элек күзәтелгәндәгегә караганда, күпкә аз куллана башлауларын әйтә.

Әмма симерү һәм аз хәрәкәтләнү аркасында чир очраклары арту дәвам итә, һәм нәкъ менә шуларга каршы ашыгыч чаралар күрергә кирәк, диелгән документта.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.