«Яшел десант» агач коткарачак

Казанда «Яшел десант» дип аталган экологик проект буенча укыта башлыйлар. Анда катнашучылар агачларны киселүдән коткарачак. Бу хакта «Татар-Информ»да узган очрашуда «Яшел десант» проекты җитәкчесе Артём Хаҗиев сөйләде. Проект кысаларында электр линияләре астына туры килгән агачларны башка җиргә күчереп утыртачаклар.

– Әлеге проект Татарстан урманнарын саклауга юнәлдерелгән. Без агачларны кисәргә түгел, сакларга тиеш, – диде ул.

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик белем бирү бүлеге җитәкчесе Дамир Вәлиуллин әлеге чара башланып китәчәк чистарту санитар икеайлыкка старт бирәчәк, ди.

– Яшьләр арасында тормышка ашырылучы проектлар күп. Аларның күбесе дәүләт ярдәме белән башкарыла. Грант отарга да куркырга кирәкми. Без бар гамәлебез белән табигатьне сакларга тиеш, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, әлеге эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проекты ярдәме белән тормышка ашырыла.