Татарстанда 28 июньдә яшенле яңгырлар көтелә

28 июньдә Татарстанда болытлы һава торышы фаразлана, аязучан да булачак. Кайбер районнарда көчле яңгырлар һәм яшен күзәтеләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк. Төнлә аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитсә, көндез урыны белән 15–20 метрга кадәр көчәячәк.

Көндез һава температурасы +13...+18 градус тәшкил итәчәк.